Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәһәр Советының чираттагы утырышын үткәрде. Чираттагы утыз өченче утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Чистай шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турында карар кабул ителде. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатлар бертавыштан Чистай шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимовны сайладылар.