Бүген, 13 мартта, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов индустриаль парк резидентлары, шул исәптән «Чистай» АСИҮТ резидентлары һәм индустриаль паркы эшен тәэмин итүче предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Чистай» Индустриаль паркының эшчәнлеге һәм алга таба үсеше мәсьәләләре каралды.