12 март көнне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай бүлеге башлыгы Аркадий Белкин, «Жилремсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Әсхать Гыйззәтуллин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.