12 мартта Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге начальнигы Ольга Главнова озак еллар намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Чистай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.