Район башлыгы Дмитрий Иванов 8 нче март белән котлады

2019 елның 8 марты, җомга

Сөйкемле хатын-кызларыбыз!

Халыкара хатын-кызлар көнен булдыру идеясе белән Клара Цеткин чыга. XX гасыр башында ул дусты Роза Люксенбург белән бу көнне хатын-кызлар проблемаларына гомумкешелек игътибарын юнәлту вчен митинглар уткәрергә чакыра.

Шуннан бирле куп вакыт уза, бәйрәм узенең, сәяси мәгънәсен югалта, гомумхалык бәйрәменә әверелә. Хатын-кызлар елмаюы белән җылытылган, шатлык һәм яңару кәефе белэн сугарылган бәйрәм язның чын символына әверелә. Шушы якты көнне ир-атлардан кадерле, яраткан әниләре, әбиләре, кыз туганнары, хәләл жефетләре, кызларына карата ярату һәм рәхмәт сузләре яңгырый.

Мәнгелек кешелек кыйммәтләре - гаилә учагы җылысы, балаларның шат авазлары, игелек, шәфкатьлелек - барысы да элек-электән хатын-кызлар тарафыннан саклана. Энинең елмаюлы йөзе, назлы, йомшак куллары - балачакның иң матур хатирәләре, аларны еллар уткән саен һәр кеше тагын да кубрәк кадерли башлый. Бала тәрбияләу - зур бәхет, әмма шуның белэн бергә авыр, җаваплы хезмәт тә. Купбалалы әнилэрнең хезмәте олы хермәткә лаек.

Сезгә һәрвакыт язгы кәеф юлдаш булсын, ә сезнең гаиләләрегездә мәхәббәт һәм аңлашучанлык хөкем сөрсен, иң якты хыялларыгыз йәм өметләрегез тормышка ашсын! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International