6 март көнне Чистай мәдәният үзәгендә «Бу... Яз!» дип исемләнгән концерт программасы үтте. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм үз исеменнән барлык хатын-кызларны Яз һәм матурлык бәйрәме белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.
Концерт программасы Чистай тамашачысы тарафыннан рәхмәт сүзләре белән кабул ителде.