6 март көнне йорт эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
Киңәшмәдә Идарәче компанияләр директорлары, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Гайсина, «Чистопольгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе вәкиле Сергей Выприцкий һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.