1 март көнне Чистай шәһәренең " Психологик-педагогик үзәге» белгечләре Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан 2 нче гимназиянең 8 б сыйныф укучылары белән «Сәламәтлеккә юл» дигән исем астында мавыктыргыч квест уздырдылар.
Чараның төп максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне профилактикалау.
Укучылар командалары 8 станциядә Җиңү урыны өчен көрәштеләр, интеллектуаль һәм иҗади «сынаулар» уздылар, шулай ук физик күнегүләрдә ярыштылар.
Уен хәрәкәткә һәм актив тормышка өндәүче гомуми флешмоб белән тәмамланды.