28 февральдә «Чистай» мәдәни үзәгендә дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре арасында эшче һәм студентлар профсоюз хәрәкәте елына, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «23+8» исемендәге конкурс узды.
Чарада «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасы рәисе Вера Белова-Реутина, шәһәр профсоюз оешмасы ветераны Шведчикова Татьяна Алексеевна һәм Мукминова Әнисә Хәкимьяновна катнашты.