Тыл хезмәтчесе Евдокия Федор кызы Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

23 февраль көнне  Евдокия Федор кызы Иванова үзенең 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярны ихлас теләкләр белән " Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады.

Евдокия Федор кызы Чистай районының Борнаш авылында туа. Кечкенәдән колхозда төрле эшләр эшли. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Чистай шәһәренә күчеп, АТПга кассир булып урнаша, анда 30 ел эшли. Тормыш иптәше Михаил Иванович белән 50 елдан артык дус һәм тату яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International