25 февральдә 5 – нче номерлы ТОСта Чистай шәһәр Советы депутаты-Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән очрашу узды.
Очрашуда Автовокзал-Кулясов микрорайонын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сүз барды һәм 2019 елга планнар әйтелде. Сайлаучылар актив рәвештә үзләренең сорауларын бирделәр, шулай ук Дмитрий Ивановка ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Очрашу ахырында микрорайонны төзекләндерү һәм халыкка ярдәм күрсәтү буенча актив уртак эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.