Чистай бүлегенең Җиңү волонтерлары ветераннарда кунак булдылар

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Чистай бүлегенең Жиңү волонтерлары ветераннар Покровский Геннадий Александр улында, Хәйруллин Нәкыйп Мөбәрәкша улында һәм Галимов Савил Шәйхетдин улында кунак булдылар. Балалар игътибар белән тын да алмыйча, ветераннарның сөйләвен тыңладылар, Сугыш, медальләр турында сораулар бирделәр. Укучылар аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, җирдә тынычлык хакына күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр һәм Ватанны саклаучылар көне белән бәйрәме белән котладылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International