15-17 февральдә " Молодежный центр Волга "да Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының Россия Студентлар отрядлары көнен бәйрәм итүгә багышланган белем бирү фестивале узды.
Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының белем бирү фестивале кысаларында катнашучылар «Республика» КВН Лигасы чемпионы, студентлар язының иң яхшы яшь режиссеры, ТР КВН режиссеры Артур Ломов белән очрашты. Катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясаудан ничек курыкмаска, үз хис-тойгыларын ничек контрольдә тотарга өйрәнергә, сәхнәдә ничек оригиналь чыгыш ясарга яңалыклар белән алмаштылар.