Чираттагы киңәшмә узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

19 февральдә Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.  Киңәшмәне Чистай район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Киңәшмә бүләкләү белән башланды.

Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы Олег Денисов хәбәр итте.

Чистай муниципаль районының һәркем өчен мөмкин булган китапханәләре турында мәгълүмат белән Чистай җирлекара үзәк китапханә директоры Елена Курбатова чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше турында Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International