Роман Шәйхетдинов чистайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

2019 елның 15 февралендә Чистай муниципаль районы Советының чираттагы кырык икенче утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чистайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Чистай район үзәк хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Микрюкова Эллина Алексеевна "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде

Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен республикада "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале белән Әфганстандагы сугыш һәм хәрби җәрәхәтләр инвалидларының Гомумироссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасының Чистай районы бүлеге рәисе Мәхмүтов Рафис Ирек улы бүләкләнде»

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чистай шәһәренең «мәдәни - ял үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе режиссеры-Мясникова Светлана Геннадьевна «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән Татарстан Республикасы җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Советы депутаты Хаматов Рөстәм Гарип улына рәхмәт белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International