Яңа ел бәйрәме - олылар һәм балалар көтеп алган тылсымлы бәйрәм

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәме - олылар һәм балалар көтеп алган тылсымлы бәйрәм. Ул тылсымлылык белән сулый, әкият дөньясына ялтыравыклы утлар белән җәлеп итә. Балалар бу бәйрәмгә аеруча шатланалар, чөнки бу бүләкләр һәм сюрпризлар чоры. 
Бу яңа ел алды көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре физик сәламәтлеге чикләнгән балаларга белән Яңа ел сюрпризын оештырдылар. Белгечләр балаларның өйләренә барып аларга бүләкләр тапшырдылар. Балалар өлкәннәр тарафыннан шундый игътибарга чын күңелдән шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International