Әби-бабайларның онытылып барган гореф-гадәтләрен халкыбыз саклап калу максатыннан, киләчәк буыннарга тапшырырга тырыша. Элеккечә өйләрдә җыелмасалар да, мәдәният йортын “аулак өй” итеп бик матур кичәләр үткәрәләр. Аулак өйгә чакырып йөрмиләр, каяндыр ишетеп, кемнәндер белеп кенә киләләр.
Татар Талкыш авылында мәдәният йортында 1 декабрьда “Аулак өйдә кунакта” исемле кичә булачагын ишетеп, кунаклар килде. Апалар, әбиләр, кайнаналар, киленнәр матур яулыклар ябып, кул эшләрен алып килеп, эшкә дә керешкәннәр иде. Кайсы йон оекбаш, икенчесе мамык шәл, кайберләре мамыктан шарф бәйләп утыра. Өйдәге кебек атмосфера, матур итеп җыр сузалар, шул арада такмаклар әйтешәләр. Үзләре белән булган кызык, мәзәк хәлләр сөйләп бар кешене көлдерделәр.