Электрон мәҗбүри медицина иминияте полисы: жайлы hэм заманча

2017 елның 20 октябре, җомга

Укучылар сорауларына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шэhэрендэге филиалы  белгечләре  җавап бирде.

Карта – җайлы

Поликлиникада минем элекке эш урыны буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчанрак алыштырырга кирәк?

Наиля, Базарлы Матак авылы

Директорның урынбасары Людмила Ивановна Сабирова җавап бирә:

- Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәүгә  һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә алар кулланылышта булуга да карамастан, яңа  полисны якын көннәрдә алырга тырышырга кирәк. Моның өчен иминият медицина компаниясен сайлап алыгыз һәм анда яңа үрнәктәге полисны рәсмиләштерегез. Ул хәзер тагын да җайлырак формада - пластик карта рәвешендә бирелә башлады.

Яңа полисны ничек алырга була?

Ирек, Йолдыз поселогы

Л.И.: Республика территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче  иминият медицина оешмасын  (алар өчәү - «АК БАРС-Мед», «Спасение» һәм «Чулпан-Мед») сайлап алырга,  паспорт һәм мәҗбүри пенсия иминияте турындагы таныклык (СНИЛС) белән шуңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иминият компаниясенә граждан үзенең ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкиле аша да мөрәҗәгать итә ала. Бу вакытта вәкилнең үзе белән ышанычнамәсе, шулай ук паспорты һәм мәнфәгатьләре яклана торган затның документлары булырга тиеш. Балигъ булмаган балалар өчен полисны ата-аналар ала. Бу очракта баланың документлары белән атаның яки ананың документлары да күрсәтелә.

Гариза тапшырганда иминият медицина оешмасы гражданга вакытлыча таныклык биреп тора, полис үзе бер ай эчендә «Гознак» акционерлар җәмгыятендә ясала. Документ әзер булгач, аны шул ук иминият компаниясендә тапшыралар. Полисларны бирү пунктлары  республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә урнашкан. Бу турыда тулырак  www.fomsrt.ru сайтыннан яки мәҗбүри медицина иминияте контакт-үзәгенең 8-800-200-51-51 телефоны буенча белергә була.

Электрон (пластик) полисны ничек рәсмиләштерергә була?

А.Васильев, Чистай шәhәре

Л.И.: Мондый полисны алу өчен кәгазь полис алганда бирелә торган документларны тапшырырга кирәк. Пластик полиста гражданның фотосурәте һәм шәхси имзасы куелганга күрә, аны алу өчен гариза шәхсән бирелергә тиеш.

Полисларның формасы, аларны рәсмиләштерү турында гаризалар кабул ителә торган полислар бирү пунктлары белән (аларның барысы да махсус җиһазлар белән җиһазландырылмаган) шулай ук безнең сайтта (www.fomsrt.ru) танышырга була.

Пластик карталарны ясау шулай ук «Гознак» акционерлар җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Туганым Коми Республикасында яши, 3 атнага Татарстанга килергә планлаштыра. Мөрәҗәгать иткән поликлиникада Коми полисы Татарстан Республикасында яраклы  түгел, полисны монда алырга кирәк, диделәр. Бу шулаймы? Иминият компаниясен алыштырырга кирәк түгелме?

Жанна, Алексеевск

Л.И.: Мәҗбүри медицина иминияте полисы илебезнең кайсы төбәгендә бирелүгә карамастан,  Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә гамәлдә. Мондый полис була торып, бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарсалар, медицина оешмасының баш табибына мөрәҗәгать итәргә яки ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәге телефонына (8-800-200-51-51) шалтыратырга кирәк. Иминият  медицина оешмасын башка төбәккә даими яшәү өчен күчеп киткән очракта гына бер ай эчендә алыштырырга кирәк.

Жәен Сочида ял иттек. Әтинең  кан басымы күтәрелгәч, аны ашыгыч ярдәм хезмәте стационарга алып китте. Аның мәҗбүри медицина иминияте полисы Аксубайда калган. Ярдәм күрсәтсәләр дә, безгә документның төп нөсхәсе кирәк, иминият компаниясеннән факс буенча җибәрелгән мәгълүматлар җитәрлек түгел, диделәр. Медиклар хаклымы?

         Анна, Аксубай

Иминиятләнгәннәрнең хокукын яклау бүлеге консультанты Светлана Константиновна Проничева җавап бирә:

С.К.: Әйе, хаклы, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча  медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә (моңа кичектергесез ярдәм күрсәтү очраклары керми) граждан мәҗбүри медицина иминияте полисын һәм паспортын яки шәхесен таныклый торган башка документ күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә, даими яшәү урыныннан читкә киткәндә  һәркем мәҗбүри медицина иминияте полисын үзе белән алырга тиеш.

Умыртка сөяге каты авыртканда һәм аяклар оеганда стационар табиблары җитди дәвалау да билгеләмәсә, Республика хастаханәсенә дә җибәрмәсә, нәрсә эшләргә?

Рамиль, Нурлат

С.К.: Пациент, бәхәсле мәсьәләләрне  хәл итү белән шөгыльләнүче табиблык  комиссиясе утырышын оештыруны сорап,  хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала. Икенчедән, сез  берничә табиб  киңәшеп диагноз куя һәм алга таба дәвалау тактикасын билгели торган консилиум үткәрүне сорарга да хокуклы. Моннан тыш, медицина ярдәме сыйфатына кара-каршы экспертиза үткәрүне үтенеп, иминият компаниясенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

УЗИ үткәрү өчен вакыт - 14 көн

Абыем Яңа Чишмэ районында яши. Аны үзәк район хастаханәсенә җибәргәннәр иде, ул анда белгечтән консультация алды. Аңа кан анализын һәм УЗИ ясатырга кушылды, ләкин боларга бары тик өч көннән соң гына яздылар. Аларның шулай эшләргә хокуклары бар идеме?

Гөлсинэ, Яңа чишмэ районы

С.К.: Гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы нигезендә  планлы диагностика һәм лаборатория тикшерүләрен үтүне көтү буенча иң чик вакыт  алар билгеләнгән көннән иң күбе 14 календарь көн итеп куелган. Диагностика тикшерүләрен үткәрү күләме, урыны һәм вакытлары дәвалаучы табиб  тарафыннан билгеләнә.

Мин үзем теләгән поликлиниканы сайлый аламмы?

Ильдар, Чистай шәhәре

С.К.: Әйе, сезнең андый хокукыгыз бар. Моның өчен  үзегез сайлап алган  медицина оешмасының баш табибы исеменә гариза язарга кирәк. Бу вакытта медицина оешмасы хезмәт күрсәтә торган зонадан читтә яшәүче гражданнарны участок табибларына беркетү рөхсәт ителә. Беркетелгән халык саны тәкъдим ителгән нормативтан артып китсә, поликлиника  гражданны беркетүдән баш тарта ала. Шул ук вакытта, беренчел медицина-санитария ярдәмен территориаль-участок принцибы буенча күрсәтүче медицина оешмасы гражданны  фактта яшәгән урыны буенча беркетүдән  баш тарта алмый.

Якшәмбе көнне аягымны имгәттем, шуңа авылдан район үзәгенә кадәр таксида барырга туры килде якын тирәдә кизү торучы травмпункт булмады. Пациентның хокукларын бозу түгелме соң бу?

Сания, Спасск районы

С.К.: Юк, бу пациент хокукларын бозу түгел. Сезгә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк булган. Ул, кирәк булса, сезне якындагы  травмпунктка илтеп куяр иде.

Акча янчыгын чыгарыргамы?

 

Поликлиникага эчем авыртканга һәм кан килгәнгә бардым. Табиблар йөкле түгелме дип шикләнде. Түләүле ХГЧ анализын ясатырга җибәрделәр, ә ул арзан түгел. Медиклар болай эшләргә хокуклымы?

Светлана, Аксубай

 

С.К..: Кандагы хорионик гонадотропинның концентрациясен билгеләү Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының  2012 елның 1 ноябрендәге 572н номерлы приказы белән расланган «Акушерлык һәм гинекология» юнәлеше буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибендә күздә тотылган Йөклелекнең I триместрында тикшергәндә үткәрелә торган диагностика чаралары исемлегенә керә. Шуңа күрә тикшеренү бушлай үткәрелергә тиеш, шул исәптән йөкле түгелме дигән сорау белән беренче тапкыр табибка килгән вакытта да. Хатын-кызлар консультациясендә анализны түләүле нигездә тапшырырга тәкъдим итсәләр, мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият медицина оешмасына  (аның телефоны полиста күрсәтелгән) яки 8-800-200-51-51 телефоны буенча ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бары тик саннар гына

  2017 елның I яртыеллыгында  ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте  фондына һәм республиканың иминият медицина оешмаларына консультацияләр таләп ителә торган 45 200 мөрәҗәгать һәм 879 шикаять кергән, шуларның 723 - нигезле мөрәҗәгать һәм шикаять. Нигезле шикаятьләрнең 36,3 проценты - мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту турындагы мәсьәләләр буенча;

31,1 проценты - медицина учреждениеләре эшен оештыру мәсьәләләре буенча; 13,9 проценты - мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәткән өчен акча алу турындагы шикаятьләр; 10,9 проценты – сыйфат мәсьәләләре буенча.

 

 

Кайсы авырулар белән авырганда мәҗбүри медицина иминияте полисы гамәлдә була

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына гражданнарга  медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы турында» 2016 елның 19 декабрендәге 1403  нче карары нигезендә гражданнарга медицина ярдәме түбәндәге авырулар вакытында бушлай күрсәтелә:

 

  • һәм паразитар авырулар; шешләр;
  • эндокрин система авырулары;
  • туклану бозылу һәм матдәләр алмашы бозылу;
  • нерв системасы авырулары;
  • ан, кан ясалу органнары авырулары;
  • һәм аның өстәлмә аппараты авырулары;
  • иммунитет системасындагы кайбер бозылулар;
  • , агуланулар һәм кайбер башка критик хәлләр;
  • колак һәм чигә сөягенең әйләнгән конуссыман тармагы авырулары;
  • , бала тудыру, бала тудырганнан соңгы чор, абортлар;
  • перинаталь чорда балаларда була торган кайбер халәтләр;
  • кан әйләнеше системасы авырулары;
  • сидек-җенес системасы авырулары;
  • сулыш органнары авырулары;
  • -мускул системасы һәм тоташтыргыч  тукыма авырулары;
  • яләр һәм хромосома бозылулар; тумыштан килгән аномалияләр  (үсештәге кимчелекләр);
  • тире һәм тире асты май катламы авырулары;
  • ашкайнату органнары авырулары, шул исәптән авыз куышлыгы, төкерек бизләре һәм казналык авырулары (теш протезлары ясаудан тыш).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International