Иванов
Дмитрий Алексеевич
Чистай муниципаль районы башлыгы
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Чистай шәһәре, Бебель ур., 129
Телефон:
(84342) 5-43-70
E-Mail:
chistay@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

ТАССРның Чистай районы Чистай Выселкасы авылында 05.08.1972 елында туган. Казан дәүләт педагогия университетын “Физик культура буенча педагог” белгечлеге буенча тәмамлаган (2000 ел). 1994-1995 еллар – “Татинвестбанк” АКБның алмаштыру пунктында сакчы. 1995-1997 еллар – “Татнефть” ААҖдә ТР Дәүләт спорт комитетының үзәк спорт клубы инструкторы, Казан шәһәре. 1998-2004 еллар – “Татнефть” ААҖнең спорт-сәламәтләндерү цехы инструкторы, Әлмәт шәһәре. 2004-2010 еллар – “Закамье” авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча Чистай комбинаты” ширкәте директоры. 2010-2012 еллар – ТР, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2012 елның гыйнварыннан майга кадәр – ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә начальнигы вазифаларын башкаручы. 2012-2014 еллар – ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә начальнигы. 2014 елның 22 сентябреннән 2014 елның 16 октябренә кадәр – Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы – башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. 2014 елның 17 октябреннән – Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы. Армспорт буенча Татарстан Республикасы чемпионы, Россия чемпионы, Европа чемпионы, дөнья чемпионы. Халыкара класслы спорт мастеры. "Россия дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзына 100 ел" юбилей билгесе(2018), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте(2021), Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте(2022), "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен"мактау билгесе(2022)," Фидакарь хезмәт өчен " медале(2022)

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International