Юбилеең белән, яраткан шәһәрем!

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле чистайлылар, кадерле якташларым!

Быел Чистай түгәрәк датаны – 240 еллыгын билгеләп үтә. Без яраткан шәһәребез – аның данлы тарихы, күркәм гадәтләре һәм уңышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз, аның киләчәге матур булачагына ышанабыз. Бу бәйрәм вакыт белән бергә атларга омтылучы һәм кече Ватанын яратучы инициативалы, хезмәт сөючән кешеләрне берләштерә. Көн саен сез, кадерле якташларым, туган шәһәребезнең чәчәк атуы хакына бөтен күңелегезне бирәсез.

Данлы тарихи үткәне, юмартлыгы һәм кунакчыллыгы белән аерылып торган шәһәребез ирешелгәннәрдә туктап калмый. Ул үсә, үзгәрә, яңара, матурлана. Кадерле чистайлылар! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International