Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме котлы булсын!

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле якташлар!

Кышның әлеге салкын көннәрендә әлеге бәйрәмнәр безне якыннарыбыз белән аралашудан алган җылылык, яктылык белән җылыта. Яңа ел үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне, якты хыялларны һәм яңа максатларны берләштерә. Ә Раштуа бәйрәме йөрәкләрне самими хисләр белән тутыра, гаиләгә мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, һәм шәфкатьлелек алып килә. Узган ел безнең өчен пандемия белән сынау елы булды. Аңа каршы тору өчен медицина хезмәткәрләре кешеләр сәламәтлеге сагында көрәштә үз-үзләрен аямадылар. Авыр вакытлар булуга карамас тан, тормыш тукталып тормады. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә яңа предприятиеләр үз производстволарын ачты,яңа эш урыннары булдырылды. Авыл халкы исә мул уңышлары белән сөендерде.

800 балага исәпләнгән яңа заманча уку йортында укучылар белем ала башлады. Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын төзү бара, 2 балалар бакчасы, 3 мәктәп, Балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумының тулай торагы капиталь ремонтланды. Авыл халкы өчен медицина хезмәте алу җиңеләйде: Кызыл Яр авылында яңа ФАП ачылды. Чистайда исә бәләкәй пациентларын «Дар» тернәкләндерү үзәге кабул итә. Юлларны асфальтлаштыру һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Бу исә халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрә.

2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Без исә Бөек Ватан сугышында безнең бабаларыбыз күрсәткән каһарманлыклар белән горурлануыбызны, соклануыбызны дәвам итәбез. Сезнең алда башыбызны иябез, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Хөрмәтле дуслар! Озакламый – без көтеп алган Яңа ел, Раштуа бәйрәме. Әлеге якты, җылы бәйрәмнәр безне мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык мохиты белән берләштерә. Тормышыбызда якты уй-ниятләребез тормышка ашсын, озак ламый җиребезгә аяк басучы Яңа ел безнең өчен күңелле ачышлар, җылылык һәм шатлык өләшү, үзара дус, ярдәмләшеп яшәү вакыты булсын иде.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International