Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгын өч чабымда алуны планлаштыралар

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

4 апрельдә видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына, терлек азыгын гадәттәгечә ике чабымда түгел, ә өч чабымда алу бурычы куелды, дип, хәбәр итте.

«Ә моның өчен күпьеллык үләннәрне азот ашламалары белән шулай ук вакытында тукландырырга кирәк, яз башында гына түгел, ә һәр чабымнан соң», – диде аграр министр һәм киңәшмәдә катнашучылардан - район башлыкларыннан һәм район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләреннән бу бурычны хуҗалыклар һәм фермерлар җитәкчеләренә җиткерүләрен сорады.

Аларга бу эшкә алдан әзерләнергә һәм ашламаларны, җәйге тукландыруны истә тотып, тупларга кирәк булачак. Министр әйтүенчә, мондый алым авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлек азыгын сыйфатлырак итәргә һәм аларның үзкыйммәтен төшерергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International