ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

16 сентябрьдә «кадастр эшчәнлеге турында» һәм «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатканча, Федераль закон (17.06.2009 елдагы 150-ФЗ номерлы федераль закон) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) күрсәтелгән мәйданга туры килмәгән җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау тәртибен билгели. Төзәтмәләр Комплекслы кадастр эшләрен (ККР) үткәрү процедурасын гадиләштерәчәк, аларның заказчылары-муниципаль хакимият.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән бу шатлыклы вакыйга-сабыйның тууы белән чын күңелдән котлаулар кабул итәләр. Барысына да ГХАТ бүлегенең матур открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырыла.

"Игелекле эшләр йомгаклары" темасына түгәрәк өстәл шунда узды. Сарсаз мәдәният йорты.

Ул 12 сентябрь көнне Чирмешән авылында узды. Фестиваль Чирмешән район инвалидлар җәмгыяте оешуга 5 ел тулуга багышланды.

11 сентябрь көнне «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» Экстремизмга-юк!». Анда Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме: «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм иерей Тимофей, полиция майоры Федотов Ю.Н. катнашты..


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда дәүләт кадастр исәбенә куюның уртача вакыты соңгы өч елда уннан алты көнгә кадәр кимегән.  Бу электрон сервисларны гамәлгә кертү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үстерү аркасында мөмкин булды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

2019 елның октябреннән РФ халкы тулысынча "Цифра"га га күчәчәк. Нәкъ менә шушы датадан цифрлы телевидениегә күчү башланды. Аналог тапшырулары эшенең төп үзенчәлеге шунда ки, 1 канал 1 ешлыкны алып тора. "Цифра" белән файдаланганда, бер ешлыкта мультиплекс составына керүче берничә канал берьюлы күрсәтә. Мультиплекс-бер ешлыкта тапшырулар алып баручы ТВ-каналлар төркеме.

10 сентябрьдә, «Көзге игелек атнасы» иреклеләр акциясе кысаларында, «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказнигы һәм «Камалия» ял итү – үстерү үзәге хезмәткәрләре, бергәләп, экологик чара оештырдылар, анда 60 урта сыйныф укучысы катнашты.

«Өлкән буын» төбәк проекты «Демография» милли проекты кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.  Ул ерак авылларда һәм бистәләрдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның озын гомерлелек чорын арттыруга, кирәкле медицина тикшерүләрен һәм скринингларны вакытында үтә алсын өчен юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International