Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урынны били

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урынны били - агымдагы елның 3 кварталы нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Россия төбәкләрендә җиңел автомобильләр сату күрсәткечләрен «Автостат Инфо» агентлыгы өйрәнгән.

Быел республикада 40 634 автомобиль сатылган. 
 
Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 214 222 җиңел машина сатылган. Ике каланың базарлары гомумроссия күләмендә 24,3 процентны тәшкил иткән.
 
Рейтингны Мәскәү җитәкли, анда өч кварталда 149 999 автомобиль сатылган. Икенче урын Мәскәү өлкәсенә туры килә - 71 473 автомобиль, ә өченче - Санкт-Петербургта (64 249).
 
Татарстаннан соң дүртенче булып Краснодар крае (34 567) тора.
 
Беренче унлыкка шулай ук Самара өлкәсе (30 786), Башкортстан (30 219), Ростов өлкәсе (24 163), Свердловск өлкәсе (23 596), Түбән Новгород өлкәсе (21 673) кергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International