Хөрмәтле райондашлар!
2016 елның санаулы сәгатьләре генә калып килә. Бу минутларда безнең һәркайсыбыз үтелгән юлын кабаттан исенә төшерә, уңышларын барлый, киләсе елга бурычлар билгели.
Әлбәттә, 2016 ел да, башка еллар кебек үк, үзенең мөһим вакыйгалары, истәлекле даталары белән район тарихында үз урынын алыр. Гомумән алганда, узып баручы ел район өчен уңышлы булды. Республика программаларын тормышка ашыру юнәлешендә максатчан эш алып барылды. Яңа социаль объектлар төзү, ремонт эшләре тукталмады.
Юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын чишү, районыбызны яшелләндерү программалары – боларның барысы да агымдагы елда игътибар үзәгендә булды.
2016 ел Россиядә - Кино, Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак тарихка кереп калачак. Бу уңайдан районда нәтиҗәле эш алып барылды.
Район территориясен яшелләндерү, экологик торышны яхшырту юнәлешендә дә эш тукталмады. Яз һәм көз айларында “Милли урман утырту көне”, “Үз агачыңны утырт” акцияләре зур активлык белән үтте.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкәннәрне дә куанып сөйләрлек. Шулай ук фермер һәм шәхси хуҗалыкларның ныгуын зур канәгатьләнү белән әйтәсе килә.
2016 елда сәяси тормышыбызда зур тарихи вакыйга булды. 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узды. Райондашларыбыз анда актив катнашты.
Әйе, узып баручы ел гади генә булмады. Әмма аның йомгаклары иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле райондашлар! Безнең бүгенге ирешкәннәребез - сезнең тырыш, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Уңышларыбызның һәрберсендә сезнең өлешегез зур. Алга таба да шулай бердәм булып, аңлашып эшләргә язсын.
Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына олы рәхмәтемне белдерәм.
Елны елга ялгап, Яңа 2017 ел килә. Кадерле райондашлар! Сезнең барчагызны да бәйрәм белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, имин, 2017 ел яңа уңышлар һәм бәхетләр елы булсын!