Район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны Ватанны саклаучы көне белән котлый

2024 елның 23 феврале, җомга

Кадерле якташлар! Сезне Ватанны саклаучы көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм Россия халкының данын, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучы сугышчыларыбызның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә.

Илебезнең сугышчан тарихында, аның даны һәм җиңүләре нигезендә һәрвакыт халыкның ватанпәрвәрлеге һәм бердәмлеге, Ватанга тугры булган уллары һәм кызларының батырлыгы торган. Без күп буын Ватанны саклаучылар белән горурланабыз!

Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, нацизмны җимергән җиңүчеләрнең батыр буынына рәхмәтле. Без һәрвакыт аларга охшарга тырышачакбыз.

Күп еллар узганнан соң нацизм яңадан баш калкытыр дип кем уйлаган?! Хәзерге вакытта якташларыбыз махсус хәрби операция барышында Ватанны фидакарьлек белән яклыйлар, аның киләчәге, Икенче бөтендөнья сугышы биргән сабакны беркем дә онытмасын өчен көрәшәләр. Без алар белән горурланабыз, аларны хөрмәт итәбез һәм һәрнәрсәдә ярдәм күрсәтәбез, тизрәк өйләренә кайтуларын көтәбез.

Ватаныбызны саклаучыларның барысына да эшләрендә һәм Ватан файдасына хезмәттә уңышлар, бәхет, иминлек һәм күңел көрлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International