Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чуаш Ялтаны авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.
Чистай муниципаль районының 2021 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Соңыннан Эдуард Хәсәнов халык сорауларына җавап бирде. Кайбер сораулар шәхси контрольгә алынды.