Чистай районы башлыгы балалар бакчаларында ремонт барышы белән танышты

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистайдагы балалар белем бирү учреждениеләрендә ремонт барышы белән танышты.

Дмитрий Иванов 17-нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасыннан, аннары 23-нче номерлы "Әкият"балалар бакчасына юнәлде.

Бүгенге көндә биредә түбә, фасад, отмосткалар, тәрәзә блоклары, керү төркемнәре, ишек блоклары һәм башкалар ремонтлана. Башлык бинаның эчке ягын бизәү буенча киңәшләр бирде. Дмитрий Иванов фикеренчә, алар якты, матур, шат күңелле булырга тиеш.

2020 елда республика хисабына Чистай районында капиталь ремонт программасы кысаларында барлыгы ике балалар бакчасы ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International