Чистайда Ураза гаетенең ничек узачагы билгеле булды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә Ураза гаетен бәйрәм итү бәйрәм намазларыннан һәм мәчетләрдә вәгазьләрдән башланды. Әмма коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, быел Ураза бәйрәме башка форматта узачак.

– Без мәчетләрнең, ирексездән, үлем куркынычы белән авыруның таралу үзәгенә әверелүенә юл куймыйбыз, чөнки кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч астына куярга хакыбыз юк, - дип хәбәр итте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында бастырылган Юлламасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

- Әйе, быел без күмәк гает-намазлар уздыра алмыйбыз. Без моңа җаваплы карарга һәм якын кешеләребезнең иминлеге турында истә тотарга тиеш. Әмма бу хәлләр безгә ураза тәмамлану белән сөенергә, туганнарыбыз белән бергә Ураза бәйрәмен бәйрәм итәргә, дусларыбызны һәм танышларыбызны котларга комачауламас,-дип билгеләп үтте Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.

Коронавирус белән килеп туган хәлне исәпкә алып, Рамазан тәмамлану уңаеннан онлайн-форматта бәйрәм үткәрү турында Карар кабул ителде. Һәр дин тотучы бәйрәм вәгазенә турыдан-туры трансляция аша кушыла һәм шул рәвешле бәйрәм атмосферасына дога кыла ала.

Трансляция «ТНВ» телеканалында, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында һәм «Хузур ТВ»YouTube-каналында барачак. Ул 6 сәгать 30 минутта Коръән аятьләрен укудан башлана. 0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International