Татарстан Росреестрының кайнар линиясе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы дәвам итәчәк

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чаралар гамәлдә булган чорда күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә, күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә икәнен белә алачаклар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, әлеге кайнар линия апрель башында эшләтеп җибәрелгән, көн саен Татарстан Росреестры телефонына 50гә якын шалтырату килә. Гражданнар арасында кайнар линиягә ихтыяҗны исәпкә алып, аны үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы озайтырга дигән карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, (843)255-25-71 телефоны буенча көн саен дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көннәрендә – 15.45 кә кадәр Кайнар линия уза.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International