Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге гражданнарны кабул итүне чикли.
Әлеге датадан башлап ведомство тарафыннан бары тик туу һәм үлемне беренчел теркәү, 10 кешедән артык булмаган затлар, шул исәптән ЗАГС органы хезмәткәре катнашында никах теркәү генә башкарылачак.
Калган гаризаларны (никахны теркәү яки өзү, кабат таныклыклар, белешмәләр бирү) дәүләт хезмәтләре сайты аша гына биреләчәк.
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм хроник авырулар булган затларны үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә өйдән чыгудан тыелып калуларын сорыйбыз.
Белешмәләр өчен телефон: (84342) 5-15-57