Хезмәтне саклау буенча Координация советы яңа мәктәптә төзелеш эшләрен оештыру белән танышты

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы катнашында Хезмәтне саклау буенча Координация советы 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше бара торган объектка күчмә утырыш үткәрде.

Координация советы объектта эшне оештыруны, хезмәткәрләрнең эш шартларын карады, төзелеш эшләре барышында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылды.

- Мондый зур объектларны төзү куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен хәл итүгә тиешле якын килүне таләп итә. Бүген объектны карап чыгу барышында без тупас тәртип бозулар тапмадык. Координация советының бурычы-җәза бирү түгел,ә оешма хезмәткәрләре эшчәнлеге барышында килеп чыккан проблемаларны хәл итү. Шуңа күрә хезмәтне саклау буенча эшчәнлекне ничек яхшырак оештыру буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр, - дип билгеләп үтте Координация советы әгъзасы Владимир Пономарев.

Исегезгә төшерәбез, 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше узган елның җәендә башланган иде. Комплекста 550 квадрат метр мәйданлы спорт залы каралган. Яңа заманча бинадан тыш, мәктәп төзекләндерелгән территория белән дә аерылып торачак. Биредә ясалма чирәмле футбол кыры, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар урнашачак. Мәктәпне ачу яңа уку елына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International