"Ох бу шаян себерке" - себерке бәйрәме Четырчы мәдәният йортында, рус мәдәнияте айлыгы азагында,"Әкиятче " балалар театр студиясе катнашында узды. Тамашачыларны мунча себеркесенең яңа дәвалау үзенчәлекләре, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, теләүчеләр «себерке киендереп», «Лавкага күмәч», «Болдырга балдак»конкурсларында катнаштылар. Бәйгенең призы бәйрәмнең төп герое-себерке булды.