«Ачык һавада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» буклетларын тарату

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш - күп кенә өлкәннәр һәм балаларның яраткан ел фасылы, чөнки ул - кар таулары, шугалаклар, кышкы балык тоту, кардан сыннар ясау һ.б. Шуның белән бергә кыш куркыныч чыганагы булып тора. Бу – өшү-туңулар, имгәнүләр, төрле җәрәхәтләр, боз астына төшү ихтималы.

Кышкы чорда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, 2020 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре халыкка      «Ачык һавада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән буклетлар тараттылар. Буклетларда кышын  ачык һавада төрле хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган һәм киңәшләр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International