Татарстан Росреестры гражданнар өчен консультацияләр үткәрү графигы турында искә төшерә

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда базарда катнашучыларга һәм гражданнарга консультация бирү Авангардная ур., 74 адресы буенча 7-нче номерлы подъездда үткәрелә.

Әйтик, сишәмбе көнне 8дән 12гә кадәр арест салу һәм исәптән төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәүгә алдан әзерләү мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре өчен махсус консультация тәрәзәсе эшли.

Пәнҗешәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр гариза бирүчеләр күчемсез милекне дәүләт теркәве, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу, алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү мәсьәләләре буенча кабул ителә.

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800) 100-34-34 колл-үзәге телефонына бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International