Утырышны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов алып барды. Чистай муниципаль районы Советының 29 депутаты тәкъдим ителгән проектлар буенча карар кабул итү өчен утырышка җыелды.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Мөбәрәкшин улы Хәйруллинны һәм тыл хезмәтчәне Рәис Георгиевна Шишлованы якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады.