Бүген Чистайда эшкуарлык сәләтләрен үстерү буенча тренинг узды

2019 елның 13 декабре, җомга

Тренингта СЮ КБО җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Чистай, Алексеевск, Спас, Тәтеш һәм Түбән Кама районнары мәдәният йортлары һәм китапханәләре директорлары катнашты.

"Бу чын мәгънәсендә кирәкле чара, социаль юнәлеш бүген үсеш таләп итә", - диде Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Тәҗрибәле модератор Марина Чернухина катнашучыларга " социаль эшкуарлык» төшенчәсе, аның функцияләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Семинарда катнашучылар, тренингның һәр этабында модераторлар куйган бурычларны үтәү өчен, өстәлләргә бүленделәр.  Чара сәгать 10.00 да башланды һәм 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тренинг нәтиҗәләре буенча һәр район теге яки бу эшчәнлек юнәлешен үстерү өчен файдаланырга мөмкин булган проект-идея формалаштыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International