Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрь – иң мөһим дәүләт даталарының берсе. 1993 елда нәкъ шул көнне бөтенхалык референдумында Россия Федерациясенең Төп Законы кабул ителә, ул аның дәүләт һәм җәмәгатьчелек корылышын, гражданинның хокукларын һәм ирекләрен билгели.
Бу документ яңартылган Россия символы, россиялеләрнең лаеклы тормышы нигезе булды, гражданнарга илебездә барган барлык сәяси, икътисади һәм социаль процессларда катнашу мөмкинлеге бирде. 
Төбәкнең һәм зур илнең киләчәге Россиянең һәр гражданинына бәйле. Моның өчен безгә Конс титуция тарафыннан гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр турында гына түгел, ә үз вазифаларыбызны да истә тотарга кирәк. 
Уртак көч белән без дәүләтчелекне ныгыту, икътисадны үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм җәмгыятьтә тот рыклылыкны яхшырту буенча алда торган бурычларны хәл итә алачакбыз. 
Без табигый байлыклардан рациональ файдаланырга, икътисадны үстерергә, гражданлык җәмгыяте институтларын ныгытуга өлеш кертергә тиеш. Шул чакта гына без ирекле илдә яшәячәкбез, ә һәрберебезнең хезмәте районыбыз, республика, илебезнең тотрыклы үсешенә өлеш кертәчәк. 
Хөрмәтле чистайлылар! Дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, иртәгесе көнгә ышаныч, куелган максатларга ирешүегезне, илебез хакына игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим! Өйләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!

Ихтирам белән, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International