Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмының үзгәрүе турында хәбәр итә

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  

Техника паркын  яңарту 2020 (ОТП 2020) программасында  мөмкин кадәр  күбрәк  файдалану  принциплары  сакланып  кала.    2019 елда  төбәк  квоталарыннан  баш  тарту  үзенең  нәтиҗәле  булуын күрсәтте  – агымдагы  елда  Яңарту  программасында  барлык  төбәкләр  бернинди  чикләүләрсез  катнаша  алды.   Бу   практика уңышлы  дип танылды  һәм  алга  таба  да  дәвам  итәчәк.  Паркны  0%  башлангыч  кертем белән һәм инфляциядән дә түбән дәрәҗәдә (3%тан  башлап) кыйммәтләндереп   яңарту  да  сакланып  кала.     

Яңарту  программасы  елдан-ел "эволюцияләнә  һәм  тармак  ихтыяҗларына  яраклаша  бара.  Техника   паркын  яңарту  2020 программасы  (ОПТ 2020) түләүләр  графигын  сайлау  мөмкинлеген  күздә  тота, бу  төп  лизинг түләүләрен  аграрчыларның сезонлы  акча керемнәренә  туры  китереп  башкарырга  мөмкинлек  бирә  – "кайчан  акчаң  була,  шунда  түлә" принцибы  буенча.  Шулай  итеп,  фермер үз ресурсларын  чәчү  һәм  урып-җыю эшләренә  керткәндә, ул  лизинг түләүләрен  әзрәк  күләмдә  түләргә мөмкин.   

Моннан  тыш,    аграрчылар  авыл  хуҗалыгы  техникасының  киң  даирә номенклатурасыннан файдалана  алалар,  шул  исәптән  АПКның   аерым махсуслашкан  тармаклары  өчен  дә.  

Лизинг алучыларга  уңайлы  булсын   өчен Программа  шартлары  турындагы  мәгълүмат сайтта  урнаштырылган:    www.rosagroleasing.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International