Чистай районында гриппка каршы вакцинация актив уза

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Хәзерге вакытта Чистай районында «Чистай РҮХ» ДССО сырхауханәләрендә өлкән халыкны гриппка каршы иммунизацияләү дәвам итә. Авырулар санының күрсәткечләре барлык яшь төркемнәрендә дә эпидемик чик күләмнәренең исәп-хисап күрсәткечләреннән түбәнрәк. Вакцинада А/ (H1N1), A /(H3N2) һәм 2019-2020 еллардагы эпидемия сезонында әйләнәчәк грипп вирусларының актуаль штаммнары бар.

Гриппның куркыныч өзлегүләр китереп чыгаруын истә тоту мөһим, бигрәк тә тиешле дәвалау булмаганда: пневмония, үпкә абсцесслары, миокардитлар, энцефалитлар, менингитлар, шулай ук синуситлар, отиталар, ангиннар һ.б. гриппның авыр формаларыннан үлем нәтиҗәләре булырга мөмкин.

Оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары хезмәткәрләренә профилактик прививкалар актив үткәрелә. Шулай ук җомга намазына килүче кешеләрне, шулай ук шәһәр мәчетләре хезмәткәрләрен иммунизацияләү өчен прививка бригадаларының чыгулары оештырылды.

Булачак әниләргә, табиб-гинекологларның һәм гомуми практика табибларының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, йөклелек чорында грипп вакытында авыруның авыр агымы куркынычын 4 тапкырга, госпитализация куркынычы 7 тапкырга арта, вакытыннан алда бала табу ешлыгы 30% ка арта, дип аңлатыла. Хәзерге вакытта 120 хатын-кыз гриппка каршы прививка ясаттылар.

10 меңнән артык ата-ана үз сабыйларына гриппка каршы прививкаларга риза булган. Балаларга гриппка каршы Иммунизация «Совигрипп» һәм «Ультрикс»вакциналары белән үткәрелде. 2019 елның 7 ноябренә районда балаларга иммунизация буенча прививка кампаниясе тулы күләмдә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International