Чистай ГХАТ бүлегендә Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2019 елның 8 ноябре, җомга

2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Чистай Никахлашу сарае аерым кунаклар- Россиянең 14 яшькә җиткән яшь гражданнары, аларның әти – әниләре өчен үз ишекләрен ачты.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе - Динара Наил кызы Җәләлова чараны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачып җибәрде.

13 бала Россия гражданины паспортын онытылмаслык, тантаналы шартларда алды. Алар паспорт барлыкка килү тарихы һәм ГХАТ бүлеге турында бик күп яңалыклар белделәр.

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр бүлеге башлыгы Дамир Мансур улы Хәсәнов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк" башлыгы Елена Николаевна Князева исеменнән дулкынландыргыч котлау сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International