Чистайның "Юлдаш "интернат-йорты спортчылары "Казан-2019"ачык беренчелегендә катнаштылар

2019 елның 11 октябре, җомга

10 октябрьдә Казанда "Сәламәтлек индустриясе. Казан" дип исемләнгән кибатлетика буенча "Казан – 2019" ачык беренчелеге узды. Ярышлар дисциплиналар буенча узды: кулларның функциональ протезлары, бот протезлары, балтыр протезлары, электр коляскалары. Кибатлетика буенча беренчелектә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 43 кеше катнашты. Беренчелекне ачу тантанасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International