“Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Өйгә килгән игелек” акциясен үткәрделәр

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” социаль хезмәткәрләре “Өйгә килгән игелек” социаль технологиясе кысаларында “Чиста ишегалды” һәм “Чисталык - сәламәтлек нигезе” акциясе үткәрделәр.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлектә өлкән яшьтәге барлык кешеләргә аеруча игътибарлы буласы, аларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе, күңелле сюрпризлар ясыйсы килә.  Барлык өлкән буынга ихтирам, ярдәм, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белдерәсе килә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” социаль хезмәткәрләре “Өйгә килгән игелек” социаль технологиясе кысаларында “Чиста ишегалды” һәм “Чисталык - сәламәтлек нигезе” акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында социаль хезмәт алучыларның йорт, фатир һәм йорт тирәләрен җыештыруда ярдәм иттеләр. Мондый акцияләр өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International