Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында район бюджетына үзгәрешләр кертелде

2019 елның 4 октябре, җомга

Чистай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Иванов рәислегендә депутатлар Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш кырык сигезенче утырышы комиссияләрен сайлады һәм эшкә кереште.

Утырышта Чистай муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына муниципаль район бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим белән чыгыш ясады.

Чистай муниципаль районы Советының 48 депутатыннан 35е бүген утырышта катнашты. Тәкъдим ителгән проект буенча бердәм карар кабул ителде.

Моңа кадәр бюджет һәм фаразлау буенча даими депутат комиссиясе утырышында проектны җентекләп өйрәнә һәм әлеге мәсьәләнең көн тәртибенә кертү турында Карар кабул итә алдылар (фоторепортаж).

Утырыш турында карар һәм тулырак мәгълүмат "Чистай хәбәрләре" газетасының якындагы санында басылып чыгачак)​.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International