Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы беренче мәртәбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрә

2019 елның 13 сентябре, җомга

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  4  октябрьдән 13 октябрьгә  кадәр  беренче  мәртбә  Агросәнәгать комплексы  атналыгын  үткәрүне  планлаштыра, ул тармак  профессионаллары, башкала  халкы  һәм кунаклары    өчен    эшлекле,  махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны  үз  эченә  ала.    АПК атналыгын   әзерләү мәсьәләләре  буенча  бүген  Авыл  хуҗалыгы министры    Дмитрий Патрушев  Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе урынбасары    Алексей  Гордеев  белән фикер алыштылар,  Алексей  Гордеев  чараны   хуплады  һәм анда  катнашуга  әзер булуы  турында  ышандырды.

Гадәттәге  “Алтын  көз”   XXI Россия  агросәнәгать күргәзмәсеннән аермалы  буларак (ул ВДНХда 9-12 октябрьдә узачак), АПК атналыгы  кысаларында  беренче  мәртәбә  Халыкара  агросәнәгать   форумы (МАПФ-2019) узачак, анда  Россиянең һәм чит  илләрнең  әйдәүче    экспертлары Россиядә  һәм дөньякүләм  авыл  хуҗалыгын  үстерүнең    глобаль  мәсьәләләре  буенча  фикер алышачаклар.    Аерым алганда,  форумның  пленар утырышы «яшел бренд» булдыруга,  Россиядә  органик  һәм экологик  чиста  продукция җитештерү  перспективаларына багышлана.  

АПК атналыгы  кысаларныда шулай  ук  беренче  мәртәбә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында   Эшлекле  иртәнге аш булачак. Сбербанкның Корпоратив университеты  мәйданчыгында  дәүләт эшлеклеләре, экспертлар  һәм  бизнес вәкилләре авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү мәсьәләләрен  караячаклар.  

АПК атналыгының  төп массакүләм-мәдәни вакыйгасы  -  “Алтын көз” илкүләм    гастрономия  фестивале  була,  ул  Кызыл  мәйданда  узачак.   Фестивальдә  азык-төлек  продуктларының  иң яхшы  төбәк  брендлары,    агро-инновацияләр, мастер-класслар, авыл  хуҗалыгы  техникасы музее һәм башка  кызыктыргыч  зоналар  булачак.  

Моннан  тыш,   рестораннарда  һәм   шәһәр мәйданчыкларында  беренче  мәртәбә  Россия шәраб эшчәнлеге    фестивале  оештырыла,  кунаклар  үзебездә  җитештерелгән иң яхшы  шәраблардан  авыз  итә алалар, аларның  чыгышы  һәм безнең  илдә  бу  тармакның үсеш  тарихы  белән  танышачаклар.     

Дәүләт Кремль  сараенда  үтә  торган  Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре көненә  багышланган  гадәттәге  концерт  быел   Тимирязев  академиясендәге    концерт белән  тулыландырылачак –  бу   яшьләр,  яңа  буын  аграрийлар  өчен  кызыклы  формат булачак.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм  республика аграрийлары  Агросәнәгать комплексы атналыгында   актив  катнашуны  планлаштыра.   Сылтама буенча  тулырак мәгълүмат алырга  һәм  массакүләм мәгълүмат чарасы  аккредитациясен узарга  мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International