Чистай шәһәрендә Галимовлар гаиләсендә өченче бала дөньяга килде

2019 елның 13 сентябре, җомга

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән бу шатлыклы вакыйга-сабыйның тууы белән чын күңелдән котлаулар кабул итәләр. Барысына да ГХАТ бүлегенең матур открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырыла.

Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Галимовлар гаиләсе шундый гаиләләрнең берсе булып тора. Гаилә башлыгы Динар Гамир улы өченче бала – кызлары Ясмининнар барлыкка килүенә чиксез шат.

Хәзерге вакытта, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, демографик күрсәткечләрне яхшырту өчен, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне пропагандалау аерым әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International