«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Өйгә килгән игелек» акциясе оештырылды. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның торакларында генераль җыештырулар оештыралар һәм йортлары тирәләрендә хезмәт десантлары үткәрәләр.
Өлкән кешегә күп кирәкме? Игелеклелек, игътибар, җылы сүзләр – һәм менә олы кешенең күз карашы яктырып китә, шатлыктан яшьләре җемелди башлый...