Утырышны комиссия рәисе, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Анда шәһәр прокуроры Сергей Егоров, Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Карасев, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр катнашты.
Утырыш барышында массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлештәге материалларны урнаштыру, Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Шулай ук шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләре белән коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча алып барылган эш турында доклад тыңланды. Республика территориясендә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек практикасына анализ ясалды.