Марат Әхмәтов: беренче яртыеллыкта аграрчыларның акчалата табышы 13%ка артты һәм ул 45 млрд сумга җитте

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның  беренче  яртыеллыгында  терлекчелек  продукциясен  җитештерү  йомгаклары  һәм  икътисадый күрсәткечләр  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

Киңәшмә  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимында узды,  аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  алып  барды.  Киңәшмә  эшендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары   Рөстәм Нигъмәтуллин  катнашты.

Марат  Әхмәтов хәбәр  иткәнчә,  бу  елның  6  аенда  республикада  тулаем  авыл  хуҗалыгы  продукциясе   93 млрд сумлык  җитештерелгән.  Бу  узган  елның  шушы  чоры белән  чагыштырганда    2%ка күбрәк. 

Беренче  яртыеллыкта  аграрийларның  акчалата  табышы    13%ка һәм  артты  һәм  ул 45 млрд сумга  җитте. Терлекчелек  продукциясе  авыл  хуҗалыгы  оешмаларына     35 млрд сум  табыш  китерде: сөт  - 14 млрд сум,  терлек  ите  һәм  кош  ите  -  19 млрд сум,   2,4 млрд  сумлык  йомырка  сатылды.  

«Терлекчелектә  акчалата  табышның  артуы  районнарда  системалы  эш  алып  бару  белән  аңлатыла. Тукай районы  терлекчелек  продукциясен  8,4 млрд сумлык  сатты,   Лаеш  районы   –   2,3 млрд  сумлык, Зеленодольск  районы  да  -  2,3 млрд сумлык. Питрәч  һәм  Кукмара  районнары  -  1,5 млрд сумлык  диярлек. Саба,  Буа, Балтач  районнарының  табышы   1,3әр млрд сум. Әтнә, АКтаныш,  Арча районнарында  да  үсеш  күзәтелә», - диде министр. 

Натураль җитештерү күләмнәренә  килгәндә,  барлык  категория  хуҗалыкларда     931 мең  тонна  сөт   җитештерелде,    264 мең  тонна терлек  һәм кош-корт  үстерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International