Күп балалы гаиләләрдән булган һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар зоопаркка бардылар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Балаларда хайваннар белән кызыксыну һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан 2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре белән берлектә күп балалы гаиләләрдән булган һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар зоопаркка бардылар.

Балалар якыннан картиналарда һәм фильмнарда гына күрә алган хайваннарны күрделәр. Зоопарк хезмәткәрләре аларга үзләренең питомниклары турында сөйләделәр. Балаларга бик ошады, алар бик күп уңай эмоцияләр һәм хайваннар турында белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International